Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сораштыру: Эссегә ничек түзәргә?

Быелгы җәй безнең чыдамлыкны төрлечә сыный

Быелгы җәй безнең чыдамлыкны төрлечә сыный. Июнь аенда ешрак туңсак, июльдә җәйнең беренче һәи икенче аен бергә кушкандагы кебек эссе көннәр булды. Мондый һава торышын ничек җиңәргә? Бу хакта райондашларыбыздан сорарга булдык. 

Эдуард ОВЧИННИКОВ, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

–    Җәй – бик матур ел фасылы. Әмма эсселек аннан тулысынча канәгатьләнү хисе алуны чикли. Һәркем эсседән үзенчә саклана. Доктор буларак, шуны әйтү кирәк: эссе көнне җиңел, табигый материаллардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирегез. Кояш нурыннан сакланыр өчен баш киеме кияргә онытмагыз. Су эчү режимын үтәгез. Җәйләрегез имин үтсен!

Светлана НУРМӨХӘММӘТОВА, педагог-психолог, Әгерҗе шәһәре:

–    Һава температурасы организмга җитди йогынты ясый. Һәм бу гәүдәдә генә түгел, психикада да чагылыш таба. 
Без билгеле бер дымлылык һәм уңайлы температура режимына күнеккән. Эсселек көчсезләндерә, таушалдыра. Күпләр төшенкелеккә биреләләр. Ә начар кәефнең нерв киеренкелегенә китерүе ихтимал. Моның белән көрәшергә кирәк. Кеше күңел тигезлеген үзе тотарга сәләтле. 

Ул шуны аңларга тиеш: эсселек ул – вакытлыча күренеш. Үзеңне тынычландыру, халәтеңне үзгәртү өчен төрле чаралар бар. Шуларның берсе – аутоген тренировка.Аның асылы сүз формулалары ярдәмендә үз күңелеңә төрле тойгыларны салудан гыйбарәт. Әйтик, үз көчеңә ышану, куркудан котылу, авырлыкларны җиңү тойгылары. 

Иң мөһим кагыйдә – үзеңнең кәефеңне күзәтеп тору. Уйларыгыз һәм гәүдәгез белән гармониядә булыгыз. Үзегезне мәҗбүр итеп эсседә тормагыз, чөнки бу сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч.    

Эльнара ШИЯБЕТДИНОВА, нутрицолог, Әгерҗе шәһәре:

–    Эсселек – организм өчен зур сынау ул. Төп куркынычы – организмның сусызлануы. Җәй көне көндәлек норма – гәүдәнең һәр кило авырлыгына 40 мл су туры килү. Һәм теләсә нинди эчемлек түгел, ә гади су, яңа сыгылган соклар, морс, үлән чәйләре исәпкә алына. 

Югары температурада кеше актив рәвештә тирли. Һәм ул су белән бергә минераль матдәләр дә югалта. Аларны тулыландыруда минераль су ярдәмгә килә ала. 
Тагын бер “лайфхак” –  үләнле кайнар чәй эчү. Шул рәвешле, кеше  яхшырак тирли һәм тизрәк суына. 

Туклануга килгәндә, окрошка кебек салкын ашларга, яшелчәләргә, җиләк-җимешкә, яшел тәмләткечләргә өстенлек бирергә кирәк. Майлы, кыздырылган ризыклар, күп күләмдә ит ашаудан тыелыгыз. 

Күпләрнең эсседә аппетиты югала. Бу – алдакчы халәт. Ул организмның тир белән бергә хлоридлар да югалтуына бәйле. Моның нәтиҗәсендә ашказаны сыекчасының кислоталылыгы кими һәм ашыйсы килми башлый. Бу да – сусызлануның бер билгесе. Әмма ач торырга ярамый. Чөнки бу кандагы шикәр күләме кимүгә китерә. Җиләк-җимеш, яшелчә булса да ашап куярга кирәк. 

Лариса ЮЗЫКАЕВА, Бима авылы:

–    Әйе, эсседә кыен. Әмма аның да үз “плюс”лары бар. Әйтик, утаганнан соң чүп күз алдында кибә. Чабылган печән дә тиз җилли. 

Без иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә эшләргә тырышабыз. Көндез  компот ябу, кыяр тозлау кебек эшләр белән шөгыльләнәбез. Иң эссе вакытларда өйдә кино карыйбыз. 

Эссе көннәр балаларга сөенеч кенә: алар кояш астында D витамины алалар, күп вакытларын кармак тотып су буенда уздыралар. 

323нче автобус пассажиры:

–    Эссе көннәрдә автобуста йөрү бер дә рәхәт түгел, әмма эшкә бармый булмый. Иртән әле түзәрлек, ә менә кичен бик читен...

Шуңа күрә организмга бераз булса да җиңел булсын дип тырышам. Ачык төстәге мамык кием киям, баш киеме турында да онытмыйм. Автобуста урынны күләгәле якта алырга тырышам, чөнки вентиляторлы йә кондиционерлы якта салкын тидерү куркыныч бар. Вакыт-вакыт битне һәм муеннарны юеш салфетка белән сөртәм. 

Наталья МӨФТӘХЕТДИНОВА сораштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев