Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны дүрт елга дисквалификацияләде

Камилә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип табылды

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева допинг кулланган өчен дүрт елга дисквалификацияләнә. Спорт арбитраж суды (CAS) Россия спортчысының допинг эшенә карата соңгы карарын чыгарды, дип яза "Татар-информ".

«Камилә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип табылды һәм 2021 елның 25 декабрендә башланган эш нигезендә дүрт елга дисквалификация җәзасы бирелде», – диелә Спорт арбитраж суды рәсми сайтында.

Шул ук вакытта Камилә Вәлиеваның 2021 елның 25 декабреннән башлап барлык ярыш нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Шул исәптән, бу чорда чыгыш ясаганда яуланган титуллар, бүләкләр, медальләр һәм приз бүләкләре дә.

Вәлиева эшенә карата тикшерү 2022 елның февраленнән дәвам итә. Россия фигуралы шуу остасының допинг-пробасында тыелган препарат — триметазидин табылган.

Элегрәк Россия допингка каршы агентлыгы Вәлиеваның допинг куллануда гаебен тапмады. Агентлык карары белән фигуралы шуу остасы 2022 елгы Россия чемпионатының алтын медаленнән мәхрүм ителде — нәкъ менә шунда аңардан уңай допинг-проба алынган.

Шуннан соң Вәлиева Европа чемпионатында, шулай ук 2022 елгы Олимпия уеннарында команда турнирында җиңүгә ирешә. Допинг эше сәбәпле тикшерү вакытында фигуралы шуу остасына чыгышларын дәвам итәргә рөхсәт итәләр. Вәлиева ил чемпионатында ике медаль яуларга һәм Россия Гран-приның өч этабында җиңү яуларга өлгерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев