Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Суга кергәнче, чыгасыңны уйла: республикада су коену сезоны башлана

1 июньнән республикада су коену сезоны башлануын истә тоткан хәлдә искәртәбез: безнең район территориясендә су керү өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Сулыклардагы су да тиешле таләпләргә дә туры килми.

СУ КОЕНУЧЫЛАР – ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

–       Май аеның икенче ункөнлегендә көннәр эссе тору сәбәпле, район территориясендәге сулыкларда коенучылар барлыгы турында хәбәрләр килеп иреште инде, – ди гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе сәркатибе Аидә Галиева, борчылып.

Эссе һава торышы урнашуның икенче көнендә үк бер танышымның да: “Улым кичә су коену сезонын ачкан”, – дигән сүзләре мине дә гаҗәпләнергә этәрде. Чөнки ике көн эссе торганнан гына суның җылынып җитмәве көн кебек ачык бит. Белгечләр суга кергәнче башта аның температурасы, сулыкның тирәнлеге, төбе турында белергә кирәклеген юкка гына кисәтми. Бу очракта “Суга кергәнче, чыгасыңны уйла” дигән халык мәкален искә төшерәсе килә.   

–       Якын көннәрдә район сулыклары территорияләрендә кисәтү аншлаглары урнаштырылачак. Тиздән махсус мобиль төркемнәр рейдлар уздыру эшен дә башлап җибәрәчәкләр, – дип дәвам итә Аидә Ринатовна. 

Кисәтү аншлаглары урнаштырылган урыннарда су коенучыларга карата административ беркетмәләр төзеләчәк. Штрафлар да каралган. Әмма эш штрафта гына түгел бит.  

Узган ел 38 яшьлек әгерҗеле Иж елгасында тиешле булмаган урында суга чумган җиреннән чыкмады. Соңыннан аның үле гәүдәсен таптылар. Ни кызганыч, мондый фаҗигале хәлләр тормышта еш очрый. 

–       Тикшерү нәтиҗәләре әлеге ир-атның салмыш хәлдә суга кергәнлеген күрсәтте. Суга тиешле урында кергән очракта да иминлек кагыйдәләре турында онытырга ярамый, – ди Аидә Ринатовна.

Чыннан да, сүз үзебезнең, якыннарыбызның иминлеге турында бара бит. Шуңа күрә су коену темасына җиңел генә карарга ярамый.

 

БЕР СЕКУНДКА ДА КАЛДЫРМАГЫЗ

Иминлек дигәндә, балалар темасына аерым тукталасы килә. Чөнки алар өчен җәйге яллар башлана. Күбесе әби-бабайлары янына авылларга кайтып китәчәк. 

–       Бала кем карамагында гына булмасын – әти-әнисеме ул, әби-бабасымы, законлы вәкилеме – аларның һәркайсы баланы ярда да, су эчендә дә бер генә секундка да игътибарсыз калдырырга ярамаганлыгын онытмасын иде,  – ди балигъ булмаганнарның эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау секторы мөдире Эльвира Хәкимова.

–       Көннәр җылына башлау белән Әгерҗе елгасы буенда да яшүсмерләр күренә башлады инде. Күптән түгел бу уңайдан рейдка да чыктык, – ди ул.

Эльвира Рәисовна яшүсмерләрне су объектларында контрольсез калдырган өчен аларның әти-әниләрен яки башка законлы вәкилләрен административ җаваплылыкка тартачаклары турында да кисәтә. Бала белән бәхетсезлек килеп чыккан очракта җинаять җаваплылыгы да каралган.

–       Әмма бәхетсезлек очрагы килеп чыкканны көтеп торырга кирәкми. Балалар лагерьларга, туристик походларга, пикникларга киткәнче алар белән су объектларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлату әңгәмәләре уздырыгыз. Гомумән, балаларның кайда булганлыгын һәрчак контрольдә тотыгыз, – дип мөрәҗәгать итә Эльвира Рәисовна.  

Дания АБЗАЛИЕВА

Белешмә:

“Су коену тыела” дигән аншлаглар урнаштырылган урыннарда су коенган өчен административ җаваплылык каралган. Бу очракта гражданнарга – 1-1,5, вазифаи затларга – 4-5, юридик затларга 40-50 мең сум штраф билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев