Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табиблар Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

Яңа ел корпоративын урамда үткәрү дә яхшы альтернатива

Быел Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Моның урынына хезмәттәшләр белән интернет-кичә оештырырга була дип саный РИА Новости оештырган сораштыруда катнашкан табиблар. Бу хакта РИА Новости яза.

«Быел эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Кайбер төбәкләрдә мондый чараларны үткәрүне тыюны күздә тоткан законнар белән җайга салу да бар», — диде табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.

Ул билгеләп үткәнчә, дистанцион кичә гадәти бәйрәмгә яхшы альтернатива була ала. Кичәне видеоэлемтә аша оештырырга була дип саный табиб.

Инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков шулай ук зур компанияләрдә корпоративлар үткәрүдән баш тартырга киңәш итте. Моннан тыш, әгәр дә бәйрәм оештырсалар, кичә өчен иркен җилләтелә торган бүлмә сайларга кирәк, дип билгеләп үтте инфекционист.

Яңа ел корпоративын урамда үткәрү дә яхшы альтернатива. Анда һавадагы вируслы кисәкләрнең концентрациясе бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булачак. Ләкин урамда да социаль дистанцияне үтәргә кирәклеген истә тотарга кирәк, дип өстәде табиб. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев