«Татарча диктант»та онлайн катнашу өчен ничек теркәлергә кирәклеген аңлаттылар
Акциядә офлайн һәм онлайн форматта катнашырга мөмкин
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. Диктантны 14 ноябрьдә –Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак.
Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән. Акциядә офлайн һәм онлайн форматта катнашырга мөмкин. Төп мәйданчык итеп Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Анда диктантны 14 ноябрьдә сәгать 10да яза башлаячаклар.
«Диктант онлайн һәр офлайн форматта оештырыла. Офлайн – сез диктант оештырылган мәйданчыкларга килеп яза аласыз, онлайн язган очракта ике төрле язу мөмкинлеге бар – кулдан һәм интерактив. Гади форматта диктантны кулдан язып, фотога төшереп җибәрергә кирәк, ә интерактив формат очрагында сез диктантны телефон яки компьютер аша турыдан-туры сайтка язасыз», – дип аңлатты «Татарча диктант» акциясенең кураторы Айзилә Абдрахманова.
Онлайн форматта катнашу өчен https://diktant.tatar сайтында теркәлергә һәм диктант язу өчен махсус бланкны чыгарырга кирәк. Акция үткәрү көнендә катнашучылар «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур ТВ» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиосында яки акциянең рәсми сайтындагы туры эфирны кабызып тыңлый ала.
«Диктант тексты диктор тарафыннан укылган вакытта катнашучы аны кәгазьгә – бастырылган бланкка – яза. Эш тәмамланганнан соң, катнашучы бланкны сканерлый яки аны сыйфатлы итеп фотога төшерә. Әзер электрон версияне ул акциянең рәсми электрон почтасына җибәрә. Интерактив форматта катнашучы диктантны турыдан-туры сайтта махсус электрон формада яза ала. Бу очракта теркәлү процедурасы шул ук сайт аша башкарыла. Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла», – диде Айзилә Абдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев