Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләр булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде

Бүген, 15 мартта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауларда катнашты. Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләр булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселманнар Россиядә бик күп. Димәк, безнең тавыш көчле булып яңгырый ала. Ә тавыш бирмәсәң, сине кем ишетсен? Шуңа күрә сайлауларда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Бу бит – безнең хакыбыз. Кандидатлар арасыннан халкыбыз, милләтебез һәм ислам дине үсеше өчен иң файдалысын сайларга кирәк дип саныйм», - диде Камил хәзрәт.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев