Татарстанда урманнарга керү кабат тыела
Тыю 29 августтан башлап 21 көн гамәлдә булачак
Татарстанда янгын куркынычы дәрәҗәсе югары класслы булуы сәбәпле, гражданнарга урманнарга керү һәм аларның территориясенә транспорт чаралары белән баруга чикләү кертелде. Тыю 29 августтан башлап 21 көн гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Министрлык бу турыда республиканың Министрлар Кабинеты карарына сылтама белән белдерде.
«Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелде. Татарстанның урман тармагы белгечләре мондый чикләү кертелү, аның гамәлдә булу чоры турында кисәтү эшләре алып барды һәм урман юлларын шлагбаумнар белән япты», – дип билгеләделәр ведомствода.
Быел 8 июльдән кайбер районнарда 21 көнгә гражданнарның урманнарга баруы һәм аларга транспорт чараларында керүе чикләнде. Соңрак, 14 июльдә, тыю кертелгән районнар исемлеге киңәйтелде. Чикләүләр гамәлдә булган исемлеккә 36 муниципаль район һәм Казан чикләрендәге урман фонды җирләрендә урнашкан урманнар керде.
Икенче чикләүне августта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы кертте. Ул Татарстанның бөтен территориясендә 9 августтан гамәлдә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев