Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тирсәдән Нәфыйковлар гаиләләре белән сайлау участогына килделәр

Алар 483нче участокта тавыш бирделәр

Гаилә башлыгы Әкрам абый, аның җәмәгате Раилә апа, кызлары Рузилә, уллары Ринат һәм аның гаиләсенең кәефләре күтәренке. 

–    Илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирергә килдек. 41 ел бергә яшәү дәверендә җәмәгатем Раилә белән бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк. Әмма ил Президентын сайлау ул – иң әһәмиятлесе, – диде гомере буе машина йөртүче булып эшләүче Әкрам абый. Сайлауга аларның кызлары, уллары һәм аның гаиләсе белән килүе матур күренеш булды.

–    Балаларыбыз да киләчәккә битараф булмыйча үссеннәр. Тагын бер теләгебез – әти-әниебез үрнәгендә бергәләп сайлауларга йөрүне күркәм традициягә әйләндерү, – диде Ринат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев