Төрле елларда солдат каешы буган райондашлар белән хатирәләр яңарттык
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә без туган илебезгә Җиңү китергән мөхтәрәм ветераннарыбызга, төрле елларда армия сафларында хезмәт иткән якташларга, “кайнар нокта“ларда булган батырларга, хәзерге вакытта солдат бурычын үтәүче егетләргә ихтирамыбызны белдерәбез.
Хәлил ЗАКИРОВ, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы:
Мин армиягә 1988 елның язында, табигатьнең иң матур вакытында киттем. 23 майда сыйныфташларым – Касайдан Филарис Шәрәфиев белән Фәрит Ямалиевны озаттык. Икенче көнне мин, якыннарым белән нәкъ ике елга саубуллашып, Казанга юл алдым. Анда Филарис һәм Фәрит белән янә күрештек әле. Аннан бер төркем егетләрне Ульяновскига алып киттеләр. Анда формалар бирделәр һәм самолет белән Венгриягә очтык.
Венгриядә Әгерҗедән 11 егет хезмәт иттек. Бер батальонга бишәү эләктек. Әгерҗедән Зәки Гобәйдуллин, Пеләмештән Альберт Шамеев, Иске Эсләктән Раил Хуҗин, Красный бордан Сергей Патрикеев. Армия дуслыгы – гомерлек дип юкка гына әйтмиләр икән. Бу, чыннан да, хак сүзләр. Егетләр белән 31 ел инде чын дуслар без. Кызганыч, узган ел Зәки мәңгелеккә китеп барды. Сыйныфташым Филарис та юк инде. Якын дусларны югалту бик авыр булды…
Армиядән бөтенебез бер көнне кайттык. Мине якыннарым сержант званиесендә каршы алдылар. Солдат хезмәте бездән чын ир-егетләр ясады. Тәртипкә, пөхтәлеккә һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтте. Шуңадыр без хәзер дә күрешеп торабыз, бәйрәмнәрдә котлаулар юллыйбыз. Әлбәттә, үзебез хезмәт иткән урыннарны барып күрү теләге дә зур. Кайчан да булса бу хыял чынга ашар дип уйлыйм…
Али ИБРАҺИМОВ, “СтройГрад” ширкәте җитәкчесе:
– Мин армиягә 1984 елның язында чакырылдым. Ә 18 яшь алдагы елның көзендә тулган иде. “Нигә мине көзен армиягә алмыйсыз?“ дип хәрби комиссариатка барганым – истә. Хәрби комиссарның: “Монда сиңа базар түгел, вакыты җитәр, алырбыз”, – дип ачу белән куып чыгарганын да хәтерлим.
Армия мине русча сөйләшергә өйрәтте. Башта бөтенләй аңламый идем. Шуның белән бәйле бер кызыклы хәл истә калган. Хезмәт итә башлап өч атналап вакыт уздымы икән, рота командиры ике хезмәттәшемә һәм миңа каен җиләге җыярга кушты һәм кечкенә чиләк тоттырды. Урманга киттек. Әмма ни җыярга икәнен белмибез. Йөрдек-йөрдек тә буш чиләкне тотып кайттык. “Ник җыймадыгыз?” дип сорый командир. “Тапмадык”, дибез. “Үзегез ашагансыз бит” ди, безнең кызарган авыз һәм кулларга карап. Шунда гына ашаган әйберне җыярга кирәк булганлыгын аңладык. Кире барып, 15 минут эчендә чиләкне тутырып кайттык. Ә соңрак телне аңлый башладым мин, кайчак хәтта тылмач ролен дә башкара идем әле.
Александр Гущин, музыкант, Әгерҗе шәһәре:
– Минем армиягә ике яшькә зуррак абыем Павел белән бергәләп китәсем килгән иде. Шуңа күрә әниемнән туган көнемне үзгәртеп язуын сораганым истә. Әлбәттә, бу мөмкин булмады. Шулай да мин башка булачак солдатлар белән медкүзәтү уздым.
Ә армиягә 1979 елда 21 яшьтә генә алдылар. Без Казахстанда яши идек. Ул вакытка мин инде музыкаль училище тәмамлап, үз вокаль-инструменталь ансамблем белән эшли башлаган идем.
Аңа кадәр хәрби комиссар чәчемне алдырырга мәҗбүр итте. Ул чактагы музыкант өчен бу чын фаҗига иде. Минем чәчем җилкәдән түбән иде. Күз яшьләре белән чәчтараштан кайтканым истә калган.
Тулысынча материал белән газетабызның алтынчы номерында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев