Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Варкләд-Бодья авылында республикакүләм Гырон Быдтон бәйрәме уза 

Удмуртларның милли бәйрәме гөрли

Бүген Әгерҗе районының Варкләд-Бодья авылында удмуртларның милли бәйрәме – Гырон-быдтон уза. Аны уздыру урыны итеп узган ел гына төзекләндерелгән “Миклай ошмес” чишмәсе яны сайланган. Чишмә, су – тормыш чыганагы. Бәйрәм барышындагы чыгышларда да чишмәләр, су белән бәйле бик күп эпизодлар булачак, диләр оештыручылар. Милли бәйрәмнең логотибындагы зәңгәр төс тә нәкъ менә суны гәүдәләндерә. 

Бәйрәмдә республика районнарыннан тыш, Казаннан, Удмуртиядән бик күп кунаклар катнашуы көтелә. Әлегә кунаклар тематик мәйданчыклар белән танышалар. Ә алар бик күп. “Шудон корка” дип аталганында республикабыз халыкларнының балалар өчен милли уеннары белән танышырга мөмкин. “Кужеммертан” мәйданчыгы осталык һәм спорт күнекмәләрен сыный. 

Шулай ук декоратив-кулланма сәнгать остаханәсе – “Усточи”, удмурт милли ризыкларын тәкъдим итү буенча «Шӧмъялэ, веръялэ но дунъялэ», «Кылбугор» дип аталган әдәби һәм башка мәйданчыклар да үзләренә дәшеп тора. 

Элек-электән Варкләд-Бодьяда 7 төп нәсел булган. Аларның вәкилләре Гырон Быдтон кунакларын каршы алып, милли ризыклар белән сыйлыйлар, үз нәселләре белән таныштыралар. 
Бик тиздән бәйрәмнең тантаналы өлеше башланачак. Аның барышында кунакларга “Тамырларыбыз” (“Истоки”) дип аталган театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев