Ылыслы агачларны саклау айлыгы башланды
Бу хакта Әгерҗе урманчылыгы кисәтә
Чыршы Яңа ел бәйрәмнәренең алыштыргысыз атрибуты булып тора. Әмма шуны онытмагыз: агачларны законсыз кисү җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.
Бу хакта Әгерҗе урманчылыгы кисәтә.
Утыртылган агачларга зыян китермәс өчен декабрьдә аларны саклау айлыгы уза. Урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре көче белән урман фондына патрульлек итү оештырыла. Әлеге рейдларның максаты – тәртип бозучыларны ачыклап, җаваплылыкка тарту.
Законсыз агач кискән өчен штраф рәвешендәге административ җаваплылык каралган: гражданнарга – 3-4 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга 200-300 мең сум. Шулай ук җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.
Тәртип бозучы урман фондына китергән зыянны да капларга тиеш. Ул кечкенә генә ылыслы агач өчен 2700 сумга кадәр җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев