Юл кичүе – яңа урында
Юл куркынычсызлыгы темасы һәрчак актуаль
Юл куркынычсызлыгы темасы һәрчак актуаль. Шуңа күрә Әгерҗенең К.Маркс урамындагы җәяүлеләр кичүен икенче урынга күчерү дә игътибарсыз калмады.
Кемдер канәгатьсезлек белдерә, кемнеңдер тизрәк яңа кичүдән файдалансы килә. Әйдәгез, бу хакта райондашларыбызның үзләреннән сорыйк әле.
Олег КАПИЛОВ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы:
– Чыннан да, гражданнар һәм машина йөртүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң үзәк урамда урнашкан чәчәк кибете янындагы юл кичүен башка урынга күчерү турындагы мәсьәлә киңәшмәләрдә дә күп тапакырлар күтәрелде, газета битләрендә дә яктыртылды. Яңа проект ел башында ук расланган иде. Әмма пандемия белән бәйле рәвештә эш кичектерелде. Ниһаять, көзен проектны тормышка ашыра башладык. Анда төзелеш эшләрен “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе башкара. Һава торышы яхшы торган чакта юлга билге ясалды. Кирәкле җиаһазлар да кайтты инде. Якын көннәрдә биредә заманча билгеләр һәм аерым яктырту барлыкка киләчәк. Яңа кичү ахырга кадәр җиһазландырылып бетмичә, җәяүлеләргә аннан файдаланырга киңәш итмибез. Бу – аларның иминлеге өчен мөһим.
Шулай ук автобус тукталышын да чәчәк кибете яныннан башка урынга күчерү турында карар кабул ителде. Чөнки ул бик күп уңайсызлыклар тудыра.
Әлфия ГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
– “Мин “кирпичка”да яшим, шуңа маршрут автобусыннан еш файдаланам. Чәчәк кибете янындагы автобус тукталышының юл кичүе белән бергә булуы бик тә уңайсыз иде. Шунда ук авылга йөрүче “маршруткалар” да туктый. Менә шуннан китә инде аңлашылмаучанлыклар.
Әйтик, без автобус көтеп басып торабыз. Безне күреп, шоферлар юл аша чыгуны көтәләр дип уйлыйлар. Туктыйлар, сигнал бирәләр. Чыгыгыз, янәсе. Автобус көткәнне аңламыйлар, күрәсең. Шундый чакта үзеңне уңайсыз итеп тоясың. Шоферлар да канәгатьсезлек белдереп узып китәләр. Шуңа күрә юл кичүенең башка урынга күчерелүе бик тә яхшы.
Илдар МӘННАНОВ, Биектау авылы:
– Миңа эш буенча көн саен Әгерҗегә килергә туры килә. Кече Пурга ягыннан әлеге юл кичүенә һәрчак куркып кына якынаям. Чөнки чәчәк кибете артыннан җәяүлеләр күренми. Җәяүлеләр поликлиника ягына барганда машинаны үзләре дә тиз генә күреп өлгермиләрдер.
Караңгы вакытта аеруча кыен, чөнки кичү яктыртылмаган. Ә күпчелек җәяүлеләр яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланмыйлар. Шундый ук куркыныч, яктыртылмаган кичү православие чиркәве янында да бар әле. К.Маркс урамында машиналарның күплеге әлеге хәлне тагын да катлауландыра.
Җәяүлеләр кичүен башка урынга күчерү мәсьәләсен хәл итүне сорап редакция хезмәткәрләренә дә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәнем булды. Ниһаять, ул хәл ителде. Уңай чишелеш өчен ЮХИДИ идарәсенә рәхмәт. Мин машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик шат.
Дамира А.:
– Пенсия фонды, Ак барс банк, 8нче балалар бакчасы, “Пятерочка” кибете – барысы да бер тирәдә урнашкан. Җәяүлеләр кичүен күптәннән шуларга якынрак урынга күчерергә кирәк иде инде. Чөнки моңа кадәр дә күпләр юл аша нәкъ менә Җиңү мәйданы яныннан чыгып йөрделәр бит.
Бервакыт мин дә банкта салым түләр өчен юлны шул урыннан гына аркылы чыгарга уйладым. Әмма анда ЮХИДИ инспекторлары булган икән. Юл аркылы тиешле булмаган урыннан чыккан өчен штраф түләргә туры киде. Әмма бу миңа озак вакытларга җитәрлек сабак булды. Чөнки штраф күләме салым күләменнән дә зуррак иде. Димәк, салым акчасы ике тапкырга кыйммәтрәккә төште. Нишлисең, закон – закон инде, аңа буйсынмый ярамый.
Гомумән алгаңда, тиешле булмаган әлеге урында юлны аркылы чыккан өчен күпләргә штраф түләргә туры килгәнлеген беләм. Ниһаять, җәяүлеләр кичүен башка урынга күчергәч мондый күңелсез хәлләр булмас дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев