Габделфәт Сафин: «Халык хәзер моңлы җырчыны да тыңлый, моңсызын да ярата»
«Оныклар белән шулай ук татарча сөйләшәбез»
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинны яңа яктан ачу һәм ниндидер көтелмәгән сорау белән шаккатыру җиңел түгел: үзе «Акчарлак» газетасын гамәлгә куйган һәм журналистлар штаты тоткан нәшир. Шуңа күрә дә бу интервью күпмедер дәрәҗәдә үземне сынау булгандыр, интервью барышында аның күңелсезләнгәнен күрсәм, «туктыйм» – ике кулымны күтәрергә әзер булып килдем. Андый хәл булмады, дип яза «Интертат» сайты журналисты Рузилә Мөхәммәтова.
– Габделфәт, вакыт машинасы булса, кайсы чорга барып кайтыр идегез?
“Совет чоры баласы буларак... артка таба барырга ярамыйдыр инде... шулай да совет чорына кайтыр идем”.
- Бүгенге акылыгыз һәм тәҗрибәгез беләнме?
“Әйе, дөрес әйтәсең, бүгенге халәт һәм тәҗрибә белән совет системасында яшәр идем. Кытай иле алдынгы, алга киткән совет социалистик иле булып калды. Безнең дә шулай булсын иде”.
- Сез күреп кайтырга түгел, анда барып яшәп калыр идегезме?
“Юк, үз илемдә яшәр идем”.
-Ә кайсы чорның нинди шәхесе белән күрешергә теләр идегез?
“Мөслим Магомаев белән очрашыр идем. Бик кызыклы шәхес. Аның белән сөйләшеп утырыр идем. Мин ул шәхесне бик яратам, кызыклы ул миңа. Совет чоры җырчысы бит инде ул. Аның шулкадәр популяр булып та ни сәбәпле сәхнәдән китүе кызыклы. Шуларны сорашып утырасы килә. Биографиясен дә беләм, җырларын да тыңлыйм. Шулай да сорыйсы әйберләр бар”.
- Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре бар бит инде безнең. Шул язылган вакыттан санасак, тагын 78 елдан инкыйраз җитә булып чыга. Ничек уйлыйсыз – татар кайчан да булса бетәргә мөмкинме?
“Шулай дәвам итәбез икән, күренеп тора бу инкыйраз. Якынлаша. Чөнки авылларга игътибар юк, авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар. Заман барган саен, авылларның беткәне күренеп тора, яшерен-батырын түгел. Эш урыннары оештырып, авылны үзгәртәбез икән, авылга икенче караш булдырабыз икән, ул вакытта әле ниндидер периодта тел сакланып калачак. Бөтен нәрсә авылдан тора. Хәзер бит инде авыл халкы шәһәр читенә тупланып бетте, шәһәргә килгән кешенең гаиләсендә баласы татарча сөйләшми. 90нчы елларда әле бу хәл юк иде: безнең балалар икесе дә рус мәктәбендә укыды, ләкин икесе дә ике телне дә яхшы белә. Оныклар белән шулай ук татарча сөйләшәбез, шулай ук тырышып карыйбыз, барып чыкмый”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев