Кадыбашта сигез йөз илле граммлы бәрәңге үстергәннәр
Кадыбашта яшәүче Зәки-Рәмзия Айдаровлар хуҗалыгында 850 граммлы бәрәңге үскән.
Өстәлдә кара икмәгең белән ярмаланып пешкән бәрәңгең булса, тамагым тук дип уйла. Юкка гына “йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ах, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге”не икенче икмәк белән тиңләмәгәннәр, аңа мәдхия җырламаганнар.
Менә шул уңайдан Кадыбаш Мәдәният йортында “Бәрәңгегә мәдхия“ дигән кичә үткәрелде. Кичә бәрәңгенең Россия территориясенә нинди юллар белән үтеп керүе турында тарихка сәяхәт белән башланып китте. XVII гасыр ахырына хәтле Рәсәйдә бәрәңге турында берни белмәгәннәр. Көндәлек тормышта ярмалар ашаган халык ачы торма, кишер, шалкан һәм башка яшелчәләрне яратып кулланган. Шалкан һәм арышны гомер буе үстергән кешеләр бәрәңгене, бәлки, күргәннәрдер дә, әмма аны ризык итеп кулланганнары булмаган. Ә ашап карамаган әйбер белән кырны тутыруны алар мәгънәсезлеккә санаган. Икенчедән, халыкка бәрәңгене ничек үстерәсен, кайчан җыеп аласын, саклыйсын, ничек пешерәсен беркем аңлатмаган. Шуңа күрә күбесе соланин исемле агу булган яшел бәрәңгене ашаган. Агуланулар һәм үлемнәр ул елларда шактый күп була. Менә шундый шактый кыен һәм куркыныч юлларны үтеп бәрәңге безнең өстәлләргә килеп җитә. Бәрәңгегә дан, мактау сүзләре генә аздыр! Бәрәңге! Нәрсә соң ул? Авыр сугыш елларында ачтан үтермичә алып калган кәлҗемә ул. Кичәдә катнашучы Гөлзирә апа Бәшәрова тормыш иптәше Әхмәтнең ул авыр елларда ничек бәрәңге кәлҗемәсе ашаганнарын бик кызганыч итеп хикәяләде.
- Өйдә 4 бала, әби, әни. Иң кечесе мин – 4 яшьтә. Ач идек, ашыйсы килә. Яз көне ташу төшкәч, ерганаклар, колхоз басуыннан да, кеше бакчаларыннан да ләмнәрне юып, елгага төшә. Ләм белән бергә черек бәрәңгеләр дә ага. Алар суда батмый. Олы малайларга ияреп, без дә су буена төшәбез. Ул бәрәңге күп булмый, утырасың сагалап. Таяк башына пумала урап, үзеңә тартып китерәсең. Без бәләкәйләр бик тырышсак та 1-3 бәрәңгедән артык алалмыйбыз. Олы малайлар безне кызганып берәр бәрәңге бирәләр. Аны сөенә-сөенә әнигә алып кайтып бирәбез. Әни чәпәләп, бер уч он белән болгатып коймак пешерә. И, тәмле була иде ул... Ә инде бакчага кереп була башлагач, бакчадан җыя идек ул кәлҗемәне, – дип сөйләде ул.
Менә шулай бәрәңге кешене ачлык елларда үлемнән алып калган. Ә хәзер бәрәңгенең нинди генә сортларын үстермиләр. Роза апа Ибраева үз бакчасында үстерелүче “Наташа”, “Евростарч”, “Белла Роза”, “Розара”, ”Невский”, ”Джелли”, ”Фантазия” сортлары турында сөйләде. Кичәгә килүчеләр бәрәңгедән бик күп төрле ризыклар әзерләгәннәр: шәңгә, бәрәңге тәкәсе, ярып пешергән, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, пирожки, кыстыбый. Ә шулай да бәрәңгедән пешкән ризыкларны саный башлагач, учак көлендә пешкән бәрәңгедән дә тәмле ризык юк дигән нәтиҗәгә килделәр. Кичә барышында бәрәңге турында җырлар да җырланды , әйтем-мәкальләр, табышмакларны да искә төшердек. Ә өлкән буын апалар колхоз басуында бәрәңге җыйган вакытларын , анда булган кызык хәлләрне искә алып көлешеп тә алдылар . Ә актив хәбәрчебез Фаягөл апа Әхмәтшина кичәгә үзенең шигъри күчтәнәче белән килгән иде.
“Бәрәңгедән аермасын Ходай ,
Йөз төрле аш була пешереп,
Өстәлләрне бизәп куям
Шәңгә, кыстыбыйлар пешереп.
Бәрәңгеләр ашап үстек,
Тәгәрәттек аны мичләрдә,
Өрә-өрә авыз пешмәсен дип,
Ашадык без түгәрәк өстәлдә.
Кичәбезне дәвам итеп авылыбызда иң зур бәрәңге үстерүчене дә билгеләдек. Айдаров Зәки-Рәмзия хуҗалыгында 850 граммлы бәрәңге үстергәннәр. Кичәне алып баручы Фәридә Каюмова бәрәңгенең файдасы турында сөйләде. Мәдәният йортына кичәгә җыелган авылдашларыбыз Җир-Ана бүләк иткән әлеге нигъмәттән башка бүгенге тормышыбызны күз алдына да китерүе кыен дип, чәй өстәле артында бәрәңге ризыклары белән сыйланып, бу чараны оештырган Алсу Сибатовага, Фәридә Каюмовага рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
Фәридә Каюмова.
Кадыбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев