Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Китапханәләрнең дә үз язмышы бар

Варкләд-Бодья авылы клубында “Китапханәләрнең дә үз язмышы бар” дип аталган яңа китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Исеменнән үк күренгәнчә, җыентык район китапханәләре тарихын чагылдыра. Кичәнең төп кунаклары да китапханәчеләр булды.

УРТАК ХЕЗМӘТЕБЕЗ

Әлеге җыентыкның авторы – районның Мактаулы гражданины, район Иҗтимагый советы әгъзасы, туган  ягыбызның тарихы, үткәне белән даими кызыксынучы эзтабар Ромель Мәннапов. “Китапханәләрнең дә үз язмышы бар” (“И у библиотек бывают судьбы”) – аның җитәкчелегендә дөнья күргән җыентыкларның унынчысы.

–       Мондый китапны туплап чыгару турында озак уйландым һәм кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки йөзләгән темага язылган китапларны кадерләп саклаучы китапханәдә, һичшиксез, аларның үз тарихын туплаганы да булырга тиеш, – диде автор.        

–       Бу китапны уртак хезмәтебез дип әйтү дә дөрес булыр. Аның эчтәлеген  язучылар – районыбыз китапханәчеләре. Иҗади һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт, – дигән сүзләр белән хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова.

Җыентыкта Әгерҗедә һәм авылларда халыкка хезмәт күрсәтүче 25 китапханәнең (23е – авылларда, 2се – Әгерҗедә) тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге яктыртылган. Язмалар бик күп фотолар белән баетылган. Китап буйлап сәяхәт иткәндә һәр китапханәнең үткәнен барлыйсың, хәзергесен күзаллыйсың.

Ахырда 1918-1930 елларда юкка чыккан кечкенә авыллар һәм авыл хуҗалыгы артельләре, 1930-1950 елларда Кыяс районы составына тапшырылган авыллар исемлеге, 2009 елда кыскартуга дучар булган китапханәләр исемлеге тәкъдим ителгән.

 

БЕРЕНЧЕ КИТАПХАНӘ

Китапны кулга алуга күңелгә “Ә иң беренче китапханә кайда барлыкка килде икән?” дигән сорау килә. “120 ел элек авыл җәмәгатьчелеге карары белән Пьяный Бор (хәзерге Красный Бор) авылында шәхси иганә акчаларына беренче китапханә ачыла” дигән юллар бар җыентыкта бу хакта. Аның җитәкчесе авыл рухание була. Китапханәнең хәтта аерым кагыйдәләре кабул ителә. Аларның берничәсенә күз салыйк әле:

1.      Китапханә якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук атна уртасында моның өчен аерым билгеләнгән вакытта гына ачыла.

2.      Пьяный Бор крестьяннары китаплардан бушлай файдаланалар, ә башкалар өчен бәя – аена ун тиен.

3.      Иптәш Губернаторга китапханәнең торышы турында ай саен отчет бирелә...

Әгерҗе авылында беренче китапханәләр 1920-1924 елларда барлыкка килә һәм алар Тукай урамында Мостафиннарның, Ленин урамында Корбановларның йортларында урнашкан була. 1925 елда китапханә Казанская урамындагы Мулланур Вахитов исемендәге клуб бинасының икенче катына күчерелә. 1925-1927 елларда анда китапханәче булып Габделхак Яппаров эшли.

 

ТАРИХ САГЫНДА

Үткән белән бүгенгене бәйләүче әлеге кичә бик җылы мохиттә узды. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки кунакларны кабул иткән Варкләд-Бодья авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре, клуб каршында эшләп килүче “Инвис” халык ансамбле үзешчәннәре тәүге минутлардан ук ике арага якты күпер салдылар. Аларның матур җыр-биюләре белән үрелгән бәйрәмдә бик күп чыгышлар тыңланды, бүләкләүләр дә булды. Ветеран китапханәчеләр, җитәкчеләр телгә алынды.

–       Китапханәләр тарихы белән бәйле китапны тәкъдим итү кичәсенең нәкъ менә биредә узуы очраклы гына түгел. Монда да, нәкъ китапта тасвирланганча, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән фанатлар эшли, – диде Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина.

Күптән түгел китапханәчеләр сафын тулыландырган Шаршады авыл китапханәсе мөдире Таңсылу Николаеваның сүзләре дә күңелгә үзгә җылылык өстәде: “Минем дә китапта язылган хезмәттәшләрем, сезнең кебек хөрмәтле буласым килә”...

Хезмәт юлының 37 елын китапханәләр системасында эшләүгә багышлаган тармак ветераны Рушания Байтимерова кичәне оешыручыларга тирән рәхмәтен җиткерде.  

–       Тарихи хәтер белән сугырылган мондый чараларга мин дә бик канатланып киләм. Китап – бәһасез хәзинә ул. Аны кабат-кабат карарга, кайтып-кайтып укырга була. Бу җыентык та – буыннардан-буыннарга калачак тузмас  бүләк. Аның кыйммәте дә нәкъ менә шунда, – диде район Иҗтимагый советы рәисе Александр Лапшин.

Үзе дә тарих сагында торучы ветеран тимерьюлчының сүзләре белән кичәдә катнашкан һәркем килешер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев