Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Кырынды музеенда якташыбыз Фоат ага Садыйковка багышланган экспозиция эшли (ФОТО)

Музейда материаллар туплау дәвам итә

Кырынды китапханәсе каршында аның мөдире Фәридә Артемьева оештырган туган як музее эшли. Анда ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ун китап авторы Габдулла Галиев турындагы материаллар бик күп. Тынгы белмәс китапханәче Кырындының башка атаклы кешеләре турында да материаллар туплауны дәвам итә. Күптән түгел музейда шуларның берсе – легендага әйләнгән Фоат Садыйковка багышланган экспозиция барлыкка килде.

ИСЕМЕ ҺӘМ ФОТОСЫ – МАКТАУ ТАКТАСЫНДА

Сугыш һәм хезмәт ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, Кырындыда завуч, мәктәп директоры, тарих, җәмгыять белеме, немец теле укытучысы, матбугат хәбәрчесе, каләм остасы, лектор, җәмәгать эшлеклесе, “Эзтабар-тарихчылар“ түгәрәге җитәкчесе, Азин дивизиясе һәм Даут Гобәйди турында брошюралар язган тарихчы... Мондый активлыкка, зур дәрәҗәләргә ирешү юлы аңа багышлап эшләнгән зур стендта ачык чагыла. 

Фоат ага биографиясеннән юллар: “Туган авылы Кырындыда башлангыч мәктәптән соң Шаршадыда бишенче сыйныфны тәмамлагач, гел “бишле“гә укыган пионер малайны, әтисе кулга алыну сәбәпле, мәктәптән чыгаралар.  Тирсә мәктәбендә җиденче сыйныфны укыгач, Казанга юл ала“. 

“Белем баскычлары“ дигән бүлектә Казан педагогия техникумында укып башлангыч сыйныфлар укытучысы, аннан Казан дәүләт педагогия институтында тарих укытучысы һөнәренә ия булуы турында язылган. Совет Армиясенең политик составны әзерләү курсларын тәмамлап политик хезмәткәр булуы турында мәгълүматлар да бар.

“Дәһшәтле сугыш еллары“н да күрергә-кичерергә туры килгән аңа. 1942 елда үзе теләп сугышка киткән Фоат Садыйковның фронт тормышы турында да музейда бай мәгълүматлар тупланган.

“Танылган педагог“ исемендәге бүлектә аның эш урыннары турында язылган. Хезмәт юлын Азнакай районында башлаган педагогның туган  төбәгенә кайтып Тирсәдә ана теле, Тукай мәктәбендә мөдир, аннары Кырынды мәктәбендә завуч, директор вазифалары башкаруы, тарих, җәмгыять белеме,  немец теле укытуы турында бәян ителә. Укытудагы уңышлар һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен ул РСФСР Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була.

Стендта Фоат Садыйковның гаиләсе турында да мәгълүмат бар. Кырынды мәктәбенә химия һәм биология укытырга килгән Наилә Мөссәлим кызы белән гаилә корып өч бала үстерәләр. Өлкән уллары Зөфир, Уфа медицина институтын тәмамлап, Ижауда балалар хастаханәсендә эшли. 18 яшьлек уртанчы уллары Рубин Барҗы-Ятчә аэродромыннан эштән кайтканда буранда адашып вафат була. Бу кайгыдан соң озак та үтми җәмәгате Наилә дөнья куя. Берничә елдан төпчек уллары Рөстәм дә фаҗигагә юлыга. Кайгылы чакларында һәрвакыт хезмәттәш дуслары, яраткан укучылары янында була Фоат аганың. 

ЭЗТАБАРЛАР ҖИТӘКЧЕСЕ

“Эзтабар-тарихчылар“ түгәрәген җитәкләп, республика күләмендә зур уңышларга ирешкән туган җирен чиксез яратучы патриот турында музейда аерым бүлек бар. Фоат ага 1950 елда мәктәптә “Эзтабар-тарихчылар“ түгәрәге оештыра. Яшь тарихчылар белән бергәләп Әгерҗе районы буйлап, Удмуртия җирлекләрендә сәяхәт итеп, күп кенә тарихи материаллар туплыйлар. Аның эзтабарлык эше турында Укытучыларның белемен күтәрү институты зур күргәзмә оештыра, Фоат Шахмиссар улы анда республика укытучылары алдында бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Эзтабарлар белән Мәскәү, Ленинград, Сочи, Самара кебек бай тарихлы шәһәрләрдә дә булалар. Актив укучылары Артек, Орленок пионер лагерьларында ял итү бәхетенә ирешәләр.
Эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, 1961 елда Кырынды мәктәбендә музей ачыла. Аның бай экспонатларын карарга илебезнең төрле почмакларыннан тарихчылар, укытучылар, язучылар еш килә. Ул музейлар исемлегенең Алтын фондына кертелгән була. 

МАТБУГАТ ХӘБӘРЧЕСЕ

Фоат Садыйков Казанда укыганда әдәби түгәрәккә йөри, анда шигырьләр иҗат итә. Хәсән Туфан кебек атаклы каләм ияләре белән аралаша. Сугыш чорында “Ватан өчен сугышка!“ газетасына мәкаләләр җибәрә. Мәктәпләрдә эшләгәндә концертлар һәм спектакльләр оештыра, аларда үзе дә катнаша, аларга сценарийлар яза, оста итеп мандолинада уйный. Авыл яшьләре белән Арча, Кукмара, Казанда да чыгышлар ясыйлар. Авылдагы һәм колхоздагы чаралар да аның катнашыннан башка узмый. Алар турында газетага мәкаләләр яза.  

Фоат Садыйков озак еллар “Ленин юлы“ (“Җиңү юлы“, “Әгерҗе хәбәрләре“) газетасының актив хәбәрчесе була. Республика матбугат басмаларында да аның язмалары дөнья күрә. Эзтабарлар эшчәнлеге турындагы мәкаләләре “Совет әдәбияты“, “Совет мәктәбе“ журналларында да басыла. Витринага куелган күпсанлы Мактау грамоталары арасында “Социалистик Татарстан“ газетасыннан бирелгәннәре дә булу, “Яшь ленинчы“ газетасыннан килгән хатлар бу олуг шәхеснең активлыгы турында ачык сөйли.

“АЯКЛЫ ТАРИХ“

Үзе исән чакта әнә шулай дип атап йөрткәннәр аны. Кырынды китапханәсе каршындагы музейга үзе тарих булып кайткан ул.

– Фоат Садыйков турындагы экспозицияне эшләүдә, тарихи материалларны җыюда, системага салуда зур ярдәм күрсәткән мәгариф ветераннары Альбина Вахитова һәм Рәмзия Гайнетдиновага, китапханәдәге “Чишмә“ яшүсмерләр клубы әгъзаларына рәхмәт, – ди музей җитәкчесе Фәридә Артемьева. 

Ә якташлары тарихка зур хөрмәт белән караучы Фәридә Артемьевага зур рәхмәтле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев