Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана

Гаризалар кабул итү ике этапта уза

1 апрельдә Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана. Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренчә, беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза.

Беренче этапта, 1 апрельдән — 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап 6 июльдән — 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә полиция һәм хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук әлеге мәктәптә укучы балаларның бертуганнары аерым өстенлекләргә ия булачак.

Документларны мәктәптә шәхсән тапшырырга була, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш.

Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне дәвамында балаларны мәктәпкә алу турында боерык чыгарыла. Башка микрорайондагы балалар өчен ул биш эш көне эчендә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев