Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

11 сыйныфлар йомгаклау иншасын 2021 елның апрелендә язачак

Карар начар эпидемиологик вазгыять аркасында кабул ителгән

11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы язуны 2020 елның декабреннән киләсе елның апреленә күчерделәр. Мондый карар начар эпидемиологик вазгыять аркасында кабул ителгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Инша язу 2021 елның 5 апрелендә узачак», — диделәр ведомствода.

11 сыйныф укучылар өчен йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза ала.

Моннан тыш, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен кирәк булган рус теленнән йомгаклау әңгәмәсенең дә форматы үзгәртелгән.

Расписание буенча, йомгаклау әңгәмәсе киләсе елның 10 февралендә һәм өстәмә көннәрдә — 10 мартта һәм 17 майда булырга тиеш.

Начар эпидемиологик вазгыять сакланган очракта, әңгәмә шул көннәрдә дистанцион форматта узачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев