1нче гимназиядә “ТАССРның тарихи мозаикасы“ исемле зур фестиваль узды
Әлеге чара кысаларында укучылар төрле секцияләрдә осталыкларын күрсәттеләр.
1нче гимназиядә ТАССРның – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында “ТАССРның тарихи мозаикасы“ исемле зур фестиваль-бәйге узды.
Бу чарада шәһәр һәм район мәктәптәре катнашты.
Фестиваль-бәйге гимназия укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Аннан шәһәрнең, мәктәпнең күпмилләтле парадын тәкъдим иттеләр. Матур җырлар, күңелле биюләр, дәүләт телләрендә яңгыраган тирән эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барган әдәби-музыкаль өлештән соң секцияләрдә бәйгеләр башланды.
Рус һәм татар телләрендә әдәби марафонга укучылар шигырь эчтәлеген ачардай костюмнар киеп, ныклы әзерлек белән килгәннәр. 2-4 һәм 5-9 сыйныф укучылары “Туган илем – Татарстан” проект эшләрен якладылар. Ә 5-9 сыйныф укучылары фәнни-практик конференциядә чыгыш ясадылар.
Чара ахырында бәйге җиңүчеләренә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев