Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

3нче мәктәп укучылары кулланылыштан чыккан батарейлар җыю буенча акция уздыралар

Мәктәпнең “Үсенте” экологик хәрәкәтенең һәм республиканың “Яшь натуралист” хәрәкәте активистлары иртәгә шәһәр буенча кулланыштан чыккан батарейларны җыю буенча акция үткәрәләр.

15 апрель – Экологик белем көне. 1992 елдан бирле җир шарының һәр почмагында үткәрелеп килүче бәйрәм бүген 3нче шәһәр мәктәбендә зурлап уздырылды.

Биология укытучысы Альбина Гәрәева Экологик белем көненең үткәрелә башлау тарихы, ни өчен үткәрелүе белән таныштыргач, сүзне мәктәп директоры Альбина Кәримова алды. Укучылар белән экология турында җанлы әңгәмә коргач, сүз Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Ишмуратовка бирелде. Владимир Леонидович экологик юнәлеш буенча ресурс үзәге булган бу мәктәптә экологик тәрбия буенча күп эшләүләрен билгеләп үтте, укытучыларына рәхмәт белдерде.

15-17 мартта Казанда узган яшь натуралистлар фестивалендә катнашкан 7-8 сыйныф укучылары Элина Гыйләҗева, Диләрә Гәрәева, Кристина Макарова яшь натуралистлар антын яңгыраттылар. Барлык укучылар белән бергәләп республикадагы “Чиста булыр!” хәрәкәтенең флешмобын башкардылар. 

Чара барышында 6 һәм 7 сыйфат укучылары, “Табигатьне бергәләп саклыйк!” проекты эшләп, аны якладылар. Бу бәйгедә 7А сыйныфы укучылары җиңүчеләр булды.

3нче мәктәп укучылары кулланыштан чыккан батарейларны уку елы башлангач та җыя башлаганнар. Мәктәпнең “Үсенте” экологик хәрәкәтенең һәм республиканың “Яшь натуралист” хәрәкәте активистлары иртәгә шәһәр буенча да кулланыштан чыккан батарейларны җыю буенча акция үткәрәләр. Акция үткәч тә 3нче мәктәп янына куелган махсус контейнерга кулланыштан чыккан батарейларны җыю мөмкинлеге булачак.

16 апрельдә “Урманнарны янгыннан саклыйк!” акциясе дә мәктәп активистлары тарафыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев