Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

5нче балалар бакчасында Театр елын йомгакладылар + ФОТО

“Без театр уйныйбыз” темасына уздырылган төбәкара семинарга шәһәр һәм авыл балалар бакчасында эшләүче педагоглардан тыш, Удмуртиядән дә тәрбиячеләр чакырылган иде.

Семинарда катнашучылар 5нче  балалар бакчасындагы театр эшчәнлеге белән тирәннән таныштылар. “Әти, әни һәм мин – иҗади гаилә” клубына йөрүчеләр үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Театраль дефиле вакытында әкиятләр дөньясыннан персонажлар кунакка килде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән өзек тә күрсәттеләр.

Район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина семинарның яхшы әзерлек белән югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев