Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Камалтинова республика бәйгесендә икенче урынга лаек булды

Гөлиянең балалар бакчасында эшли башлаганына әле дүрт еллап кына

Быел “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесендә районнан ике тәрбиячегә катнашу бәхете елмайды. Һәм алар икесе дә – 7нче балалар бакчасыннан! Людмила Гаврилина – “Ел тәрбиячесе”, ә Гөлия Камалтинова “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче тәрбияче” номинацияләрендә сыналдылар. Гөлия Җәмил кызы әлеге дәрәҗәле бәйгедә икенче урынга лаек булды.

Гөлиянең балалар бакчасында эшли башлаганына әле дүрт еллап кына. Ә татар төркемендә тәрбияче булып бу уку елыннан гына эшли. Төркемендә – 17 бала.

– Мин үзем Иж-Бубыйда татар мәктәбендә укыдым. Татарча уйлыйм, чиста сөйләшәм. Шуңа әлеге төркемдә эшләргә тәкъдим иткәч, рәхәтләнеп риза булдым. Максатым – балаларны үз туган телебездә аралашырга өйрәтү, милли уеннар, җыр-биюләр, йолалар аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, – ди Гөлия.
Һәм акрынлап шуңа ирешә дә. Мәсәлән, әйләнә-тирә дөнья дәресендә өйрәнгән татар сүзләрен урамга чыккач, саннарны төрле уеннар вакытында һәрдаим кабатлап торалар.

– Бала өйрәнгәнне онытырга тиеш түгел! Моның өчен яңа сүзләрне өйдә дә еш кабатлау шарт. Бу хакта әти-әниләрнең дә исләренә төшереп торабыз, – ди тәрбияче.

Телне өйрәнүдә йола-традицияләрнең дә роле зур булуын ассызыклый ул. Бакчада Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә, Карга боткасы бәйрәмнәрен ел саен уздыралар.

Эш тәҗрибәсе әллә ни зур булмаса да, бакча мөдире Лилия Яппарова бәйге турында әйткәч үзен сынап карарга була Гөлия. Муниципаль һәм зона турларында беренче урыннар яулагач, республика этабына уза. Тәрбияче Казан бакчаларының берсендә гаилә традицияләре дигән темага занятие күрсәтә. Ул балаларны төрле милләт гаиләләре, аларның киемнәре, ризыклары белән таныштыра... Балалар татар халкының милли ризыгы булган кыстыбыйны җыеп та карыйлар. Татар халык әкияте “Гөлчәчәк” буенча сорауларга җаваплар да эзлиләр. 

–    Балаларның активлыгы, татарча сөйләшүләре, фикерләү сәләтләре сокландырды. Чит-ят тәрбияче дәрес бирүгә карамастан, алар югалып калмадылар, киресенчә, бик кызыксынып шөгыльләнделәр, – ди Гөлия Җәмил кызы.  

Тәрбияченең “Милли киләчәк уеннары” дигән темага тәрбияви чарасы да жюри тарафыннан югары бәяләнә. 
Нәтиҗәдә, ул республика күләмендә икенче урынга лаек була. 

–    Бу – мин, яшь белгеч өчен, бик зур дәрәҗә. Башка хезмәттәшләремнең эш алымнарын өйрәнеп кайттым. Аларны киләчәктә куллану өчен эш планына да керттем. Мондый бәйгеләрдә катнашу бик кирәк дип саныйм. Чөнки алар тагын да илһамландыра, эш дәртен арттыра, үсәргә мөмкинлек бирә, – ди Гөлия Җәмил кызы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев