Әгерҗе көллияте: традицияләрдән – инновацияләргә
Әгерҗедәге Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында транспорт тармагы өчен кадрлар әзерләүгә багышланган зур чара узды. Бер көндә берьюлы өч Бөтенроссия чарасы – педагогик хезмәткәрләр өчен семинар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен бәйге һәм фәнни-гамәли конференция оештырылды.
Бу көнне көллияткә кунаклар, педагоглар, студентлар, мәктәп укучылары һәм транспорт тармагы вәкилләре җыелды. Чараның максаты – заманча транспорт тармагы таләпләренә җавап бирә торган компетентлы кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу, укытуның яңача алымнарын күрсәтү һәм педагоглар арасында элемтәләр урнаштыру.
НӘТИҖӘЛЕ АЛЫМНАР
Бөтенроссия фәнни-гамәли семинар “Транспорт өлкәсе өчен кадрлар әзерләү: традицияләрдән – инновацияләргә” дип аталды. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Транспорт өлкәсенең чыгарылыш курс студентлары компетенцияләренә карата актуаль таләпләре;
- Традицион һәм инновацион укыту методларын берләштерүнең алдынгы тәҗрибәсе;
- Санлы һәм симуляцион технологияләрне белем бирү процессында куллану;
- Транспорт сферасы өчен белем бирү программаларын үстерүнең перспектив юнәлешләре.
Семинар педагоглар һәм тимер юл тармагы вәкилләре арасында элемтә мәйданчыгы булып та торды. Катнашучылар фикер алышып, киләчәктә уртак проектларның нигезен салдылар.
ОСТАЛЫК МӘКТӘБЕ
Семинар кысаларында мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелде. Беренчесе – йөк поездында тормозларны сынау мастер-классы. Бу чара локомотивтагы тормозларны тулысынча тикшерүгә багышланган иде. Анда көллиятнең 2нче һәм 4нче курс студентлары актив катнашты. Алар остазлары белән бергә тормоз системасын эшләтеп карау, тикшерү тәртибен өйрәнү һәм төрле ситуацияләрдә практик күнекмәләр алу мөмкинлеген үзләштерделәр.
Алдагы мастер-класс пассажир вагонында оештырылды. Аны көллият укытучысы – Ольга Кәримова үткәрде. Ул пассажир вагонының төзелеше һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат бирде.
Ольга Александровна мастер-класс барышында пассажир вагонын көллияткә бүләк итүчеләргә һәм аны уку йорты территориясенә урнаштыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Чөнки бу вагон студентлар өчен бик яхшы тренажёр булып тора. Аның практик әһәмияте зур: ул «вагоннарны тикшерүче» («осмотрщик») төркеме студентларына, шулай ук поездларны озатучы курсларында шөгыльләнүчеләргә чын шартларда күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Студентлар теоретик белемнәрен практикада ныгытты, сораулар биреп файдалы киңәшләр алды.
МИНЕМ ҺӨНӘРИ ХЫЯЛЫМНЫҢ ИҢ ЮГАРЫ НОКТАСЫНА
"Минем һөнәри хыялымның иң югары ноктасына" дип аталган Бөтенроссия ачык чыгышлар конкурсы студентлар һәм мәктәп укучылары өчен оештырылды. Конкурсның төп максаты – катнашучыларга үзләренең һөнәри юлын аңлы рәвештә сайларга ярдәм итү, коммуникатив сәләтләрен үстерү.
Жюри әгъзалары фикеренчә, конкурсантлар югары әзерлек күрсәтте, үз фикерләрен оста итеп җиткерде.
ТРАНСПОРТ ЧАРАЛАРЫ: ТАРИХТАН АЛЫП ИННОВАЦИЯЛӘРГӘ КАДӘР
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе "Транспорт чаралары: тарихтан алып инновацияләргә кадәр" дип аталды. Анда укучылар да, педагогик хезмәткәрләр дә катнашты. Конференциядә транспорт чараларының тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге каралды. Секцияләрдә укучылар пилотсыз очу аппараты, электромобильләрдән алып тимер юл технологияләренә кадәр күптөрле темаларга чыгыш ясады.
ЙОМГАК
Чара ахырында барлык катнашучыларга сертификатлар һәм Дипломнар тапшырылды. Көллият директоры урынбасары Сергей Титов филиал базасында алга таба да мондый дәрәҗәле чаралар үткәрү мөһим, дип белдерде.
- Юлия СӘЛИМГӘРӘЕВА,
- Диләрә ФӘРВАЗОВА, директор урынбасарлары,
- Фәридә ХӘСӘНОВА, татар теле укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев