Әгерҗе районы мәктәпләре яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар алды
Татарстанның 20 районына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасы Кукмара районында узды
Кичә Кукмара районында Татарстан Республикасының 20 районына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасы узды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты! Һәм без Әгерҗе районының яңа, заманча һәм куркынычсыз мәктәп автобусларыннан ачкычлар алучылар исәбендә булуын бик шатланып хәбәр итәбез!
«Мәктәп автобуслары - ул инде безнең тормышыбызның алыштыргысыз атрибуты. Татарстанда көн саен 28 меңгә якын мәктәп укучыларын йөртәләр. Быел без барлыгы 140 автобус, бүген - 57 автобус тапшырачакбыз. Федераль һәм республика программалары безгә балаларны мәктәпләргә китерү бурычын хәл итәргә ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яңа автобуслар ерак торак пунктларда яшәүче мәктәп укучыларын уку урынына һәм кире өйләренә илтүне, юлларда имин һәм уңайлы йөртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк!
«Республика җитәкчелегенә яңа мәктәп автобуслары өчен зур рәхмәт әйтәсебез килә. Балалар өчен бу бик мөһим ярдәм, алар белем бирү процессы дәвамында моны тоялар», - дип ассызыклады Әгерҗе районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2020 елдан 2024 елга кадәр гомуми суммасы 1,5 млн сумга якын булган 567 мәктәп автобусы сатып алынган. Республикада мәктәп автобуслары автопаркында барлыгы 822 машина бар, алар 955 маршрут буенча йөриләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев