Әгерҗе районы педагоглары яшүсмерләрнең иминлеге сагында
4нче шәһәр мәктәбендә “Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтү буенча иң яхшы педагог” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Чара истәлекле датага — Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе оешуга 90 ел тулуга багышланды.
Конкурс юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән алдынгы педагогик практикаларны ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелде.
Бәйгедә 1нче балалар бакчасыннан Илсинә Ибәтуллина, 8нче балалар бакчасыннан Ксения Дмитриева, 4нче мәктәптән Елена Кондрашина, Кичкетаң мәктәбеннән Рәмзәлия Гарифуллина, Красный бор мәктәбеннән Ирина Глухова катнаштылар.
Катнашучылар үзләренең методик эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүдә инновацион алымнар күрсәттеләр.
Җиңүчеләр:
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының шәп остазы» номинациясендә Ксения Дмитриева җиңү яулады (8 нче бакча).
«Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторлары отряды җитәкчесе һәм иң яхшы ЮИД отряды " номинациясендә Елена Кондрашина – җиңүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев