Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Әгерҗе районында чыгарылыш сыйныф укучысы профильле математика буенча БДИны 92 баллга тапшырды

Бу югары балл - аның тырыш хезмәте, бик яхшы әзерлеге һәм максатчанлыгы нәтиҗәсе

Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган Азалия Салихова, профильле математика буенча 92 балл җыеп, Бердәм дәүләт имтиханында яхшы нәтиҗә күрсәтте. 

Бу югары балл - аның тырыш хезмәте, бик яхшы әзерлеге һәм максатчанлыгы нәтиҗәсе. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, профильле математика буенча БДИ - тирән белем һәм аналитик фикерләүне таләп итә торган иң катлаулы имтиханнарның берсе. Азалия предметны бик яхшы белүен генә түгел, ә дулкынлануын җиңә алуын да күрсәтте, бу мондый сынауларда аеруча мөһим. 

Әлеге уңышта математика укытучысы Земфира Мулланурованың өлеше аеруча зур. Ул күп еллар дәвамында Азалиягә катлаулы темаларны үзләштерергә ярдәм итеп, аның логик фикерләвен үстерде һәм югары нәтиҗәләргә ирешүгә этәргеч бирде. 

 

«Азалия - бик тырыш, сәләтле һәм булдыклы укучы. Ул һәрвакыт укуга җаваплы карый, үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзли һәм белемнәрен камилләшергә омтыла. Мин аның белән горурланам!” - диде Земфира Рәис кызы. 


Исегезгә төшерәбез: алдарак 2нче мәктәп һәм 1нче гимназия укучылары әдәбият һәм химия буенча БДИда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтүләрен хәбәр иткән идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев