Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Әгерҗе укучысы самолет модельләре ясый

Ул робототехникага да йөрми, махсус авиамодельләштерү түгәрәгендә дә шөгыльләнми, әмма самолетлар ясап аларны очышка җибәрә. 3нче мәктәп укучысы Иван ФАЛЕЕВ ясаган очу аппаратлары модельләре сәләтле балаларның иҗади күргәзмәләрендә лаеклы урынын ала.

ВИРТУАЛЬ ОЧЫШ

–             Ваня, мавыгып китеп, сәгатьләр буе самолетлар ясап утыра. Кайчак: “Иван, йокларга вакыт!” – дип тә шелтәлим. Әмма ул мине йә мине ишетми, йә гаепле сыман елмая да үз эшен дәвам итә, – дип сөйли әнисе Наталья.

Әгерҗе малаена мондый мавыгу каян килә соң? Иван кечкенәдән техник фикер сөреше белән аерылып тора. Башта ул танк һәм самолетларның кечкенә модельләрен җыя, аннан хәрәкәттәге модельне ничек җыярга мөмкин булуы турында видео күреп ала. Кара диңгезгә бару аны тагын да илһамландыра. Адлерда әнисе белән бергәләп “Сириус” фән һәм сәнгать паркына экскурсиягә баралар һәм “Буран” орбиталь комплексы бортында булалар. Аның штурвалы артында виртуаль очыш ясау Ваня өчен тагын бер этәргеч була.

 

СЫЗЫМНАН БАШЛАП... ОЧЫШКА КАДӘР

Өйгә кайтуга, ул тагын да дәртләнеп эзләнә, иҗат итә башлый. Бик күп фәнни һәм танып белү әдәбиятын өйрәнә. Авиамодельләштерү буенча видеодәресләр карый. Аннан үзенең беренче хәрәкәт итә торган самолетын ясауга керешә.

–             Башта сызымнарын ясыйсың, аннан шаблоннар, детальләрен кисәргә кирәк, – дип сөйли яшь техник эш барышы турында.

Аның әйтүенчә, иң кызыклысы – аппаратны җыю. Ул аларны гадәти отверткалар ярдәмендә җыя.

Әлбәттә, самолет очып китсен өчен мотор, идарә итү пульты һәм башка бик күп нәрсәләр кирәк. Аларны алуда әтисе Андрей ярдәм итә.

Аннан иң дулкынландыргыч – аппаратны очыру мизгеле килеп җитә.

–             Гадәттә, без әти белән Әгерҗе һәм Иж-Бубый арасындагы басуга чыгабыз, – ди Иван. – Чөнки самолетларга иркенлек кирәк.

 

...КЕЧКЕНӘДӘН БАШЛАНА

Ваня үзе бик тә тыйнак булып чыкты.

–             Ул күп сөйләшми, тыныч, сыныфташлары арасында абруе бар, – дип сөйли сыйныф җитәкчесе Альбина Кәримова. – Матур ясый. Әлеге сәләтен күреп алып 5 сыйныфта әти-әнисенә малайны сәнгать мәктәбенә яздырырга киңәш иттек. Ул анда бер ел гына укыды.  Чөнки аны декоратив-кулланма иҗат түгел, ә техник рәсем кызыксындыра булып чыкты.

–             Ул  кечкенә чакта өйләрнең киселешен сызым кебек итеп ясый иде. Анда өйнең бөтен детальләрен, хәтта җиһазларны күрсәтә. Шул рәвешле, акрынлап архитектура рәсемнәреннән хәрби техника һәм самолетлар сызымнарына кызыксыну формалашты, – дип раслый әнисе.

Ваня техник югары уку йортына укырга керү турында хыяллана. Олы абыйсы Илья хәзерге вакытта Казан авиация институтында укый. Уртанчысы – 10 сыйныфта укучы Максим да КАИга барырга җыена. Ваня да шул юнәлештә китү хыялы белән яна.

Сүз уңаеннан, авиамодельләштерү белән кызыксыну Ваняда очраклы гына уянмагандыр. Аларның нәселендә әлеге өлкәдә җитди уңышларга ирешкән затлар да бар икән. Әйтик, икетуган ерак бабалары Семен Нужин ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе булган. Аның ысуллары фәнни даирәләрдә киң таралу алып, теоретик аэродинамика буенча уку әсбапларына да кертелгән хәтта. Сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда ул совет самолетларының сыйфатын яхшыртуга зур игътибар биргән.

Ә Ваня ясаган самолетлар, әлегә 10 метр биеклеккә күтәрелеп, 500 метрлап араны уза. Бу кемгәдер, бәлки, бик кечкенәз булып тоелыр. Әмма кечедән зур башлануын онытмыйк. Юрий Гагарин да шунда ук космоска очмаган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев