Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы узды

Унбиш минутта нишләп була?

География детективын ничек чишәргә? Бармаклар ярдәмендә ничек тапкырларга? 15 минут эчендә нәрсәгә өлгерергә? Укытучылар арасындагы һөнәри осталык бәйгесе катнашучылары тарафыннан тәкъдим ителгән мастер-классларда без шушы һәм башка кызыклы сорауларга җаваплар таптык.

Мастер-класс “Ел укытучысы“ район бәйгесенең өченче – соңгы этабы сынавы булды. Ә бәйге 26 катнашучының эксперт комиссиясе хөкеменә портфолио тәкъдим итүеннән башланган.

– 26 – яхшы күрсәткеч. Бәйгедә катнашучыларның саны елдан-ел артуы сөендерә, – диде район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. 

Ул иң күп катнашучылар әзерләгән 3, 4нче актив мәктәпләргә аерым рәхмәтен җиткерде. Тәҗрибәле педагоглар белән көч сынашудан курыкмаган 4нче мәктәп укытучысы Алена Васильевага аерым рәхмәт белдерде. Аның әлеге мәктәптә эшли башлаганына өч ай гына.

Улы махсус хәрби операция зонасында булган Кырынды мәктәп-бакча педагогы Гөлфия Ахунованы аягүрә алкышлап сәламләделәр. Шуңа карамастан, ул бәйгегә әзерләнер өчен вакыт та, көч тә таба алган.

Ә менә Көчек, Азево мәктәпләреннән, Шаршады мәктәп-бакчасыннан бер генә катнашучы да юк иде. Югыйсә, аларда да яхшы потенциал бар.
Катнашучылар өч номинациядә сыналдылар: “Педагогик дебют”, “Иң яхшы татар теле укытучысы” һәм “Ел укытучысы”.

Портфолиоларны анализлаганнан соң 13 педагог финалга узганнар. Ул ике көн дәвам итте. Беренче көнне катнашучылар ачык дәресләрдән өзекләр күрсәттеләр. Финал көнне мастер-класс тәкъдим иттеләр.

Тулы материал - газетабызның җомга санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев