Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә гимназия укучылар 3 тоннадан артык макулатура җыйган

Бер атна эчендә зур эш оештырганнар

18 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр 1 нче гимназиядә "Макулатура җый - агачларны коткар!" акциясе узды. Бу хакта гимназия коллективы хәбәр итә.

Атна буе укучылар һәм аларның әти-әниләре зур энтузиазм белән иске китаплар, газеталар, журналлар һәм башка кәгазьләр белән шыплап тулы пакетлар китергән.

Барлык сыйныфлар да бердәм булып бик актив катнашкан. Балалар 3 тонна 838 кг макулатура җыйганнар.

"Мәктәптә макулатура җыю - үсеп килүче буынны экологияне яклау эшенә  якынайтучы мөмкинлек кенә түгел, ә укучыларны актив җәмәгать эшләренә җәлеп итү варианты да. Акциянең төп максаты әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылыш иде. Акциядә катнашучыларның барысына да: укытучыларга, балаларга һәм аларның әти-әниләренә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез!" - ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев