Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Авыл укытучыларына коммуналь хезмәткә түләү өчен компенсация бирергә җыеналар

Мәгариф министрлыгы авылда эшләүче укытучылар өчен ташламалар исемлеген арттырырга тәкъдим итә.

(Казан, «Татар-информ»). Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Авыл торак пунктларында, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки 50 меңнән азрак кеше яши торган шәһәрдә эшләүче педагогларга торак биналарның коммуналь хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Анда җылылык һәм электр өчен компенсация дә керә», диелгән хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, чыгымнарны каплау күләмен, шартларын һәм тәртибен Россия Хөкүмәте һәм төбәкләр раслаячак. Компенсация өчен акчаларны федераль бюджеттан һәм субъектлар бюджетларыннан бүлеп бирү планлаштырыла.

Авылдагы укытучылар өчен күп кенә социаль ярдәм чаралары каралган, шул исәптә «Земский учитель» программасы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев