Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балам эштән мине “иртәгә мәктәпкә бармыйм“ дип каршы ала..

Күңелемдәгесе әйтәм рубрикасы

Газета укучыбыз борчылуын телефоннан шалтыратып җиткерде:

"Бу хәл бездә генә микән, әллә башка гаиләләрдә дә очрыймы? Көн саен балам эштән мине “иртәгә мәктәпкә бармыйм“ дип каршы ала. “Ни өчен?“ дип соравыма контроль, мөстәкыйль эшләрнең күп булуына зарлана. Сораштыра башлагач рус, математика кебек фәннәрдән генә түгел, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, биология һәм башка дәресләрдә дә тест һәм мөстәкыйль эшләрнең бик еш уздырылуын белдем. Бу баланың белемен, өй эшләрен тикшерү өчен бик уңай алымдыр, бәлки. Ә менә алар укучының сөйләм телен үстерәме соң? Болай да балаларыбыз матур җөмләләр төзеп, фикерләрен эзлекле итеп җиткерә белмиләр дип зарланабыз. Дәресләрдә дә моңа артык әһәмият бирелми, күрәсең.."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев