Беренче сыйныфка гаризалар кабул итүдә үзгәрешләр бармы
Балаларны тәүге тапкыр мәктәпкә кабул итүнең беренче этабы 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә
1 апрельдән беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Мәктәпкә гариза тапшырыр көн әле бик еракта кебек тоелса да, аңа әзерлеккә бәйле мәшәкатьләр һич кенә дә тынычланырга ирек бирми. Мәктәп сайлау, анда эләгеп булырмы-юкмы, дип баш вату, әзерлек дәресләренә йөрү, балаларга белем бирәчәк укытучылар турында азмы-күпме мәгълүмат туплый башлау…
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, киләсе уку елында республикада 50 меңләп бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларны кабул итүнең беренче этабы 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә.
Бу чорда абый-апалары шушы мәктәптә укыган, ташламалары булган һәм теркәлү урыны буенча шушы мәктәпкә караган балаларның әти-әнисеннән гаризалар кабул ителә.
Аларның исемлеге чыккач, 5 июльгә кадәр мәктәпләр 1 сыйныфка буш урыннар калганмы-юкмы икәнлекне хәбәр итәргә тиеш. Ник дигәндә, 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәктәпкә кабул итүнең икенче этабы башлана. Бу чорда инде теркәлү урыны буенча әлеге мәктәпкә карамаган кешеләрдән гаризалар кабул ителәчәк.
Шул рәвешле мәктәпләрдә балаларны 1 сыйныфка кабул итү тәртибе үзгәрешсез кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев