Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Без татар телен өйрәнәбез

Дәресләр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, атнакич көннәрендә 18-19 сәгатьләрдә “Нур” мәдрәсәсенең икенче катындагы уку бүлмәсендә уздырыла

Март башыннан “Нур” мәчете каршындагы мәдәни-мәгърифәт үзәгендә мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтүгә тәгаенләнгән “Без татар телен өйрәнәбез” курслары үз эшен башлап җибәрде. Дәресләр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, атнакич көннәрендә 18-19 сәгатьләрдә “Нур” мәдрәсәсенең икенче катындагы уку бүлмәсендә уздырыла.

Укулар “Татарча сөйләшик” дип аталган махсус дәреслек буенча алып барыла. Әлеге уку әсбабы унөч бүлектән тора һәм һәр бүлек аерым теманы үз эченә ала, – дип таныштыра укуларны алып баручы Гөлия Закирова. – Дәресләрне укучылар өчен кызыклы, файдалы итү өчен төрле алымнар кулланыла. Әйтик, чираттагы дәрестә үзәк китапханә хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова балаларга Әгерҗе урамнарының ни өчен теге яки бу исем белән йөртелүе турында сөйләячәк.

Алга таба укучылар белән экскурсияләр оештыру, парк-скверларга бару да планлаштырыла.

Укулар май азыгына кадәр дәвам итә.

Безгә кушылырга теләүчеләрне көтеп калабыз, – ди мөгаллимә.

Белешмәләр өчен телефон – 89872930463.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев