Бүген 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре Казанда “Алга, яшь армиячеләр!“ хәрби-спорт уенында катнашалар
Ринат Шакиров җитәкчелегендәге 2нче мәктәп яшь армиячеләре бүген Казанда “Алга, яшь армиячеләр!“ хәрби-спорт уенында катнашалар.
Аның бурычлары - яшь гражданнарның патриотик аңын формалаштыру, җәмгыятькә лаеклы һәм фидакарьлеккә хезмәт итүгә әзерлек, Ватанны саклау бурычларын үтәү, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы кысаларында армиягә чакырылучы яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү.
Уенда 8 команда катнаша. Алар төрле биремнәрдә осталыкларын күрсәтәчәкләр. Районыбызның яшь армиячеләренә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев