Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Бүген Әгерҗе районы мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе уза

Районда рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә 397 укучы сынала.

Узган елдан әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.

Телдән имтихан бирүнең максаты - мәктәптә рус теле укытуда коммуникатив өлешне көчәйтү, әлеге фән буенча белемнәрне «Сөйләү» бүлегендә тикшерү.

Һәр укучы белән әңгәмә 15 минут дәвам итә, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен өстәмә 30 минут каралган.

Имтиханда катнашу өчен махсус әзерлек таләп ителми, дип билгеләп үтә белгечләр. Мәктәп укучыларына кычкырып уку, текстны сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча, планга нигезләнеп, бәйләнешле монологик сөйләм төзү, шулай ук имтихан алучы-әңгәмәдәш белән сөйләшү кебек күнекмәләрне күрсәтергә кирәк.

Әңгәмә нәтиҗәләре аны үткәрү көнендә билгеле була. Бәяләү «зачет» яки «незачет» рәвешендә башкарыла.

Җитди сәбәпләр аркасында тиешле вакытта әңгәмәдә катнаша алмаган яки «незачет» алган укучылар өчен әңгәмә өстәмә срокларда үткәрелә. Быел имтиханны 11-нче мартта һәм 18-нче майда яңадан тапшырырга мөмкин булачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүмат кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев