Бүген – Укытучылар көне
Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогика ветераннары! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз.
Балалар белән эшләү зур игътибарлылык һәм сабырлык таләп итә. Алдыгызда зур җаваплылык – яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирү бурычы тора. Сезнең кулда – ил язмышы, районыбызның киләчәге.
Хезмәтегездә уңышлы рәвештә алдынгы методикаларны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. Сезнең уңышлар, җиңүләрегез, укучыларыбызның бәйге-олимпиадаларда призлы урыннар яулавы сөендерә.
Белем бирү — дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәр. Белем алуны энә белән кое казуга тиңлибез, ә менә белем бирү – меңнәрчә бала күңелен шифалы сугаруга тиң. Һәм бу сәләт һәркемгә дә бирелми. Сез укытучы һөнәренең барлык серләрен дә камил беләсез һәм үз белемнәрегезне укучыларыгыз белән бүлешәсез. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар телибез!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев