Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Бүген Әгерҗенең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәбендә зур милли бәйрәм узды

1нче гимназия, 2, 3нче, Иж-Бубый мәктәпләре укучылары “Аулак өй – көрәш” республика проектының район этабында катнаштылар.

Конкурсның төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау, үсеп килүче буынны татар әдәбияты классиклары әсәрләрен укырга җәлеп итү.

Проектның авторы Сәрия Җиһаншина командаларга бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган биремнәр әзерләп алып килгән. Укучылар таныштыру биремен үтәделәр, сүзләрдән шигырь җыйдылар, “Йөзек салыш” уенында катнаштылар, борынгы йолаларны күрсәттеләр.

Милли киемнәрдән татар телендә чыгыш ясаган балаларның осталыклары югары бәяләнде.

Беренче урыннарны 3нче шәһәр һәм Иж-Бубый мәктәпләре алды.

Икенче урында – 1нче гимназия һәм 2нче мәктәп командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев