Булачак чемпионнарны шахмат серләренә биш яшьтән өйрәтәләр
5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында иң популяр өстәл уеннары ул – шашка һәм шахмат. Әлеге уеннарга нигез биредә биш яшьтән салына.
ЙОГЫНТЫСЫ ЗУР
Кече Пургада шахмат буенча Европа һәм Дөнья күләмендәге чемпионнар тәрбияләүче Фирдүс Абдрахмановның Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасында малай-кызларны өйрәтә башлавына алтынчы ел. Атнага ике тапкыр бушлай шөгыльләнәләр алар. 5 яшьтән – шашка, 6 яшьтән шахмат серләренә төшенәләр.
– Зурлар һәм әзерлек төркемендәге балаларны әлеге акыллы өстәл уены серләренә өйрәтүне бурыч итеп куйдык. Һәм ялгышмадык. Малайлар-кызлар балалар бакчалары арасында уза торган бәйгеләрдә уңыш арты уңыш яулый башладылар, – ди мөдир Эльвира Закирова.
Быелгы уку елында гына да әзерлек төркеменә йөрүче балалар математика, әйләнә-тирәне өйрәнү, инглиз телләре буенча узган район олимпиадаларында – беренче, татар теленнән – икенче, грамматикага өйрәтү буенча өченче урыннар алганнар.
– Бу матур нәтиҗәләребезгә ирешүдә логик фикерләүне үстерүче, уйларга этәргеч ясаучы, хәтерне яхшыртучы шашка-шахмат белән шөгыльләнүнең йогынтысы зур, – ди тәрбияче Наталья Шәкурова да.
ИРТӘРӘК БАШЛАСАҢ – ЯХШЫРАК
Әлеге акыллы уеннарга өйрәнү нәрсәдән башлана соң?
– Иң беренче ак һәм кара төстәге шакмакларга бүленгән тактаны өйрәнәбез. Хәреф һәм саннан торучы шакмакларның үз мәгънәсе бар. Өйрәнү балаларга авыр бирелми. Чөнки аларның хәтере яхшы, һәр әйткәнне сеңдереп кенә баралар, – ди Фирдүс Флүр улы.
Ул әлеге өстәл уеннарына өйрәнү беркайчан да соң түгеллегенә, әмма никадәр иртәрәк башлыйсың, шуның кадәр яхшырак булуына да басым ясый.
– Мин үзем Иж-Бубыйда туып-үстем. Мәктәптә укыганда шаянрак идем, укуга да бик исем китмәде. “Ялкын” колхозының ул чактагы рәисе Расим Закиров берничә малайны УАЗ машинасына утырта иде дә Әгерҗедәге “Пионерлар йорты”на шашка-шахмат түгәрәгенә алып килә иде. Каршы килүне белмәдек. Югыйсә, кирегә җәяү кайта идек... Мин Расим Гафи улына гомерем буе рәхмәтле. Әгәр шул вакытта ул безне йөртмәгән булса, әлеге уенның “тәмен” белмәс идем, – ди тренер.
Шуңа күрә ул, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, баланы кече яшьтән берничә түгәрәккә биреп карарга кирәклеген һәм ул үзенә ошаганы белән, һичшиксез, кызыксынып шөгыльләнәчәген әйтә.
МЕДАЛЬЛӘР ЯУЛЫЙЛАР
5нче балалар бакчасында да үзләрен шашка-шахмат уеннарында тапкан малайлар-кызлар бар. 7 яшьлек Руслана Исхакова һәм Аяз Насыйбуллин ярышларда да җиңүләр яулый башлаганнар.
– Биш медалем бар. Бакчада гына түгел, өйдә әти-әнием белән дә уйныйбыз. Мин аларны да җиңәм, – ди Руслана.
Аяз да аннан калышмый. Ул – өч медаль иясе.
– Безнең тренер Фирдүс Флүрович кебек оста шахматчылар буласы килә, – диделәр булачак чемпионнар.
Зурлар төркеменә йөрүче Павел Пислегов, Юлиана Павлова да – өметле шахматчылар, ди остазлары.
– Бакчада әлеге уеннарга төп нигез салына, әлбәттә. Теләгем: балалар мәктәпкә укырга кергәч тә шөгыльләнүләрен дәвам итсеннәр иде. Ярышларда укучы шәкертләрем Илья Жигалов, Аделина Бикчуринаның уңышларын күреп сөенәм. Башкалар да алардан үрнәк алырлар дип ышанам, – ди Фирдүс Флүр улы.
Ә бакчада әлеге өстәл уеннары белән мавыгу өчен барлык шартлар тудырылган. Быел “Ерак районнарның сәләтле балаларына” акциясе кысаларында якташыбыз Айрат Фәррахов һәм бер төркем иганәчеләр 5нче балалар бакчасына “Интерактив шахмат өстәле” бүләк иткәннәр. Хәзер нәни шахматчылар анда уйнарга өйрәнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев