Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бөтенроссия соңгы кыңгырау бүген онлайн уза

Укучылар виртуаль кыңгырау чылтырата, акцияләрдә һәм флешмобларда катнаша, танылган шәхесләр белән турыдан-туры тапшыруларны карый алачак.

(Казан, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда узачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырылачак.

«Шунда ук катнашучылар виртуаль кыңгырауга чылтырата ала, – дип билгеләп үтәләр ведомствода. - 10.00 сәгатьтә онлайн-марафонны Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрәчәк, ул чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, үзенең мәктәп еллары турында да сөйләячәк. Чыгышларга илнең барлык төбәкләреннән педагоглар һәм укучылар кушылачак».

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узачак. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнгән. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәм акциясе «Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик» дигән девиз белән узачак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-05-2020/gaz-shartlagan-yortta-yash-chel-rne-yakyndagy-m-kt-pk-evakuatsiyal-del-r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев