Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Дәүләт Думасы мәктәп укучылары өчен өй эшләрен гамәлдән чыгарырга мөмкин

Хакимият проблема булуын таный, тик карарлар әлегә кабул ителмәде

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Россия мәктәпләрендә өй эшләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеге турында җитди фикер алышырга тәкъдим итте. Сәбәбе балаларга артык уку йөкләнешенә борчылуның артуы булды, дип яза «РИА Новости». 

Володин үзенең телеграм-каналында билгеләп үткәнчә, хәзерге мәктәп укучылары укуда көненә сигез-ун сәгать вакыт үткәрәләр, бу өлкән кешенең тулы эш көне белән чагыштырырлык. Депутатларның күпчелеге мондый йөкләнешнең балалар организмы өчен кирәгеннән артык булуы белән килешә. 

Беренче фикер алышканнан соң Дәүләт Думасы хәтта бу проблеманы карау үтенече белән хөкүмәткә мөрәҗәгать итте. Хакимият проблема булуын таныды, тик конкрет карарлар әлегә тәкъдим итмәделәр. 

Киләсе айда ук депутатлар, барлык кызыксынучы якларның фикерен исәпкә алып, әлеге мәсьәлә буенча җентекләп фикер алышуга кайтыр, дип планлаштырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев