Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Елена ПЕТРУХИНА: «Кечкенә чакта әнием миңа күлмәкләрне үзе тегеп кигерде»

«Булачак һөнәремне дә кечкенәдән үзләштердем», - ди ул

Фәридә Закирова җитәкчелегендәге Әгерҗедәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат коллективы эшкә намуслы карашы белән генә түгел, иҗади мөмкинлекләре белән дә үрнәк. Алар арасында кул эшләре осталары да күп. “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының тугры әбунәчеләреннән яраткан шөгыльләре турында сөйләүләрен үтендек.

Елена ПЕТРУХИНА, технология укытучысы (тегү эше): 

 


“Кечкенә чакта әнием миңа күлмәкләрне үзе тегеп кигерде. Алар миңа бик тә ошый иде, шуңа үзем дә тегү эшенә өйрәнергә булдым. Булачак һөнәремне әнә шулай сайладым. Тегүдән тыш чигәргә дә бик яратам. Крестик белән чигәм, алмаз чигүе белән шөгыльләнәм. Уннан артык картинам бар инде. 2023 елда хезмәттәшем – сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Шәймәрданова белән “Татарстанның чигелгән картасы” акциясендә катнаштык. Ул Әгерҗе картасы фрагментының эскизын ясаса, мин өч ай дәвамында чиктем. Хезмәтебез ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты белән бәяләнде.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев