“Гаилә һөнәрләре“ бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бүген 3нче мәктәптә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында “Гаилә һөнәрләре“ район бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Анда 4нче балалар бакчасыннан Михайловлар, 9нчы бакчадан Шәйхетдиновлар, Күләгәштән Никитиннар, Красный бордан Сайрановлар гаиләләре төрле биремнәрдә осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүче гаилә булып Сайрановлар гаиләсе калды. Калган гаиләләр төрле номинация җиңүчеләре буларак хөрмәтләнделәр. Аларга бүләкләр һәм Мактау грамоталарын мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина һәм методист Ләйсән кәлимуллина тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев