Әгерҗе районындагы балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар кайтты
Аны иң беренчеләрдән булып 7нче балалар бакчасы алды.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев 7нче балалар бакчасы мөдире Лилия Яппаровага татарча сөйләшә торган милли курчаклар бүләк итте.
Гомәр һәм Гөлбикә исемле әлеге курчаклар республикадагы барлык балалар бакчаларына да таратылачак икән. Аның өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 6,9 миллион сум акча бүлеп биргән.
- Балаларны татарча сөйләшергә, тарихыбызны өйрәтүдә, телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә милли костюмлы, саф татарча сөйләшүче әлеге курчакларның ярдәме бик зур булачак, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев