Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әгерҗе районы укучылары - ТНВда

Балалар Шаян ТВ тапшыруында катнашты

Әгерҗе районы укучылары бүген Казанда ТНВда кунакта. Чыңгыз Мусин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә җиңгән Тирсә мәктәбе укучылары Нугманов Адель, Хикматуллина Ләйсән, Нафикова Зилә, Кадыбаштан Ханов Шамил Шаян ТВ тапшыруында катнашты.

Шулай ук укучылар "Татмедиа" агентлыгында кунакта булдылар һәм Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.

– Әлеге конференциядә катнашып чыгыш ясаган “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова “бу сәләтле балаларны республика күләмендә таныту кирәк” дип белдергән иде. Аның чакыруы белән без башкалабыз Казанга килдек. Укучыларга шундый онытылмас бүләк ясаган якташыбызга зур рәхмәт, – дип хәбәр итә Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев