Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әгерҗе районында Чыңгыз Мусин исемендәге фәнни – гамәли конференция узды

Дүрт юнәлештә җиңүче балалар исемлеге билгеле

Бүген Тирсә урта мәктәбендә беренче тапкыр якташ шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге укучыларның фәнни – гамәли конференциясе үтте. Чарада татар мәктәпләре һәм шәһәр мәктәпләреннән 7- 11нче сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, районыбыз язучылары, ветеран укытучылар, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сафиуллина Вәсилә Гарәфетдин кызы, "Татмедиа"Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары  Әхмәтова Эльвира  Фәнис кызы катнашты. 

Укучылар шагыйрь Чыңгыз Мусинга, төбәгебез язучыларына  багышланган фәнни эшләрен яклап  чыгыш ясадылар, Чыңгыз Мусинның шигырьләрен яттан сөйләделәр, шигырьләренә рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде.  

Чара Тирсә мәктәбе укучылары һәм укытучыларының матур чыгышлары, җыр- биюләре белән үрелеп барды. 

Шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге фәнни – гамәли конференциядә урын алучылар:

1 юнәлеш “Их, шигърият, дәртле җырым, чәчәк тә син, гөл дә син”.“Шагыйрь иҗатында юмор һәм сатира”Чыңгыз Мусинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча фәнни - эзләнү эше.
1 нче урын - Хикматуллина Ләйсән, Тирсә урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;
2нче урын – Хаҗиев Әдил, Тирсә урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;
3нче урын – Хәмитова Айзилә, Әгерҗе шәһәре 2нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

2 юнәлеш “Шушы яктан, шушы туфрактан без!”  (районыбыздан чыккан шәхесләр турында фәнни – эзләнү эше)
1нче төркем (7-8нче сыйныф укучылары):
1нче урын – Ногманов Адель, Тирсә урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы;
2нче урын – Насыйбуллина Элина, Алиева Айнур, Әгерҗе шәһәре 4нче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары.
3нче урын – Фатхуллина Алия, Әгерҗе шәһәре 2нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
2нче төркем (9-11нче сыйныф укучылары):
1нче урын – Ханов Шамил, Кадыбаш урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы
2нче урын – Хабирова Ралинә, Исәнбай урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;
3нче урын – Фәттахова Ландыш, Көчек урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

3 юнәлеш. “Иж буенда кала эзләрем” (сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе)
1нче урын – Нафикова Зилә, Тирсә урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
2нче урын –Зәйнуллина Иделия,  Исәнбай урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы;
3нче урын – Нурмөхәммәтова Зилә, Исәнбай урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

4 юнәлеш.Чыңгыз Мусин әсәрләренә иллюстрация һәм аны сурәтләү
1нче урын – Полянцева Карина, Тирсә урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы;
2нче урын – Валиева Рәмзилә, Тирсә урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;
3нче урын – Гаврилова Ангелина, Исәнбай урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев