Әгерҗе районында "Көмеш каләм" фестивале уза
Киләсе елга фестивальнең юбилее булачак
Бүген Кадыбаш мәктәбендә "Көмеш каләм" район фестивале уза. Анда район гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел фестиваль инде 19 тапкыр уздырыла.
Фестивальдә катнашучыларга үз көчләрен биш номинациядә сынап карарга туры киләчәк.
Чара алдыннан җыелучыларны мәртәбәле кунаклар сәламләде, алар арасында “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары, “Көмеш кыңгырау”, “Яңарыш” газеталары вәкилләре бар иде.
Җиңүчеләрнең исемнәре фестивальгә йомгак ясаганнан соң бастырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев