Әгерҗедә 7 нче санлы балалар бакчасы беренче дәрәҗә дипломга ия булды
Мәгариф

Әгерҗедә 7 нче санлы балалар бакчасы беренче дәрәҗә дипломга ия булды

Региональ бәйге нәтиҗәләре

2 һәм 4 декабрьдә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларының фән, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләренә ирешү өчен гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү» дип аталган Беренче төбәкара фәнни-гамәли вебинар узды.

Анда Әгерҗедән 7нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасы да катнашты. «Мөмкинлекләре чикләнгән, әмма сәләтләре чикләнмәгән балалар» коллектив проектын балалар бакчасы мөдире Яппарова Лилия Дөфәр кызы яклады.

Семинар нәтиҗәләре буенча балалар бакчасы әлеге тема буенча «Иң яхшы төбәк тәҗрибәсе» дипломына ия булды.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев