Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Әгерҗедә балалар бакчалары педагоглары татар теленә өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклаштылар

“Билингваль балалар бакчасы“ темасына багышланган семинарда балаларның сөйләм телен үстерү бурычы куелды.

1нче балалар бакчасында узган семинарда район бакчаларында эшләүче педагоглар, 1нче гимназия мөгаллимнәре, үзәк китапханә, район музее хезмәткәрләре катнаштылар.

Иң башта бакчада тәрбияләнүчеләр кунакларны “Биредә без күңелле яшибез“ дигән сәяхәткә дәштеләр. Алар татар телендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

Балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шурманова һәм аның урынбасары А.Зәйнуллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә билингваль компонент стратегиясе үсешен тормышка ашыру турында сөйләделәр, чыгышларын күрсәтмә әсбаплар белән тулыландырдылар.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итеп:

  • Без ел саен бакчага килгән балаларның сүз запасы аз булуына игътибар итәбез. Кызганыч, без моңа үзебез гаепле. Чөнки ата-ана күп вакытын телефонда уздыра. Бала белән сөйләшү, аралашу, бишек җырлары җырлау – юк дәрәҗәсендә. Безнең уртак бурыч – ул балаларда сөйләм телен үстерү, – диде.

Семинарга килүчеләр тематик күргәзмәләр белән таныштылар, театральләштерелгән күренеш карадылар. Үзләре дә квест-уенда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев