Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Әгерҗедә беренче сыйныфка баручы малай-кызлар өчен бәйрәм булды

Быел Әгерҗе районында 485 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Аларның 332се – шәһәрдә, 153е – авылларда.

Белем иленә барырга санаулы гына көннәр калып барганда булачак укучыларны район Мәдәният сараена “Исәнме, мәктәп“ исемле бәйрәм чарасына җыйдылар.

  • Улым Илмурат мәктәпкә барасы көнне санап кына тора. Өр-яңа костюмын әллә ничә киеп карады инде. Сумкасына бөтен кирәк-яракны тутырып куйды. Укый белә, ун эчендә куша, ала. Укырга барырга әзер дип уйлыйм, – ди 4нче мәктәпкә барачак улы өчен сөенеп Лидия Бәшәрова.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина балаларны мәктәпкә әзерләгән, аларга тәрбия биргән мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.

  • Сез инде хәзер зурлар. Алда сезне кызыклы белем дөньясы көтә. Укытучыларны тыңлагыз, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерегез. Белемле, акыллы балалар булып үсегез, – дип хәер-фатихасын бирде ул балаларга.

Аннан булачак беренчеләр өчен өчен күңелле концерт булды. Замана баласының сәхнәдә үзен иркен тотуына, чатнатып сөйли белүенә, актерлык осталыгына сокланды тамашачылар. Алар инде мәктәпкә барырга ныклы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Әкият-шигырьләр, җырлар гына түгел, хәтта кино төшерү серләрен дә беләләр икән.

  • Ышандырып әйтәбез: без мәктәптә иң яхшы укучылар булачакбыз, – диделәр малайлар-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев