Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә беренче тапкыр “Иң яхшы сыйныф” бәйгесе узды

Җиде иң яхшы сыйныф көч сынашты

 Узган атнада район Мәдәният сараенда сайлап алу турын үткән җиде иң яхшы сыйныф көч сынашты. Укучылар теләк булганда укуны спорт һәм иҗат белән чиратлаштырырга һәм тагын башка бик күп эшләр башкарырга мөмкин булганлыгын үз үрнәкләрендә раслый алдылар.

“Иң яхшы сыйныф” бәйгесе район башлыгы Азат Вәлиев тәкъдиме буенча мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды. Матди ярдәм күрсәтүче – эшмәкәр Денис Еремин. Азат Рөстәмович, Денис Александрович һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина бәйге башланыр алдыннан укучыларга уңышлар теләделәр.

– Сез бүген биредә икән, димәк, үзегезне җиңүчеләр дип тоя аласыз, – диде район башлыгы һәм һәр сыйныфка уңышлар теләде.

Шунысын да әйтү кирәк: яшь конферансьелар белән бергә чараны 2020 һәм 2021 елларда “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесендә җиңгән укытучылар – 2нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова һәм 1нче гимназиядән Эльза Яппарова алып бардылар.

Бәйгедә катнашкан 20 сыйныф арасыннан финал этабына 2нче мәктәптән 4Б, 4нче мәктәптән 6А, 1нче гимназиядән 4Б, Тирсә мәктәбеннән 5Б, Көчектән 7, Салагыш мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицееннан 6 сыйныф укучылары чакырылган иде. Җиңүчеләр шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасыннан аерым билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев